news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да ялган дарулар, медицина ярдәме сыйфаты турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 16 февраль көнне сәгать 14.00 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыда матбугат конференциясе узачак. Ул Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эшчәнлегенә багышланачак.

Идарә тармагының вәкилләре журналистларга даруханә челтәрләрен тикшергән вакытта ачыкланган ялган дару фактлары турында сөйләячәк. Шулай ук республикада медицина ярдәменең сыйфаты турында да мәгълүмат биреләчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100