news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да VIII Мөселман яшьләре форумы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да VIII Мөселман яшьләре форумы турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 10 июльдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-инфром"да VIII Мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Журналистларның сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирәчәк.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100