news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да VIII Казан халыкара һәвәскәрләр киносы фестивале турында сөйләячәкләр

ММЧ вәкилләре матбугат конференциясенә чакырыла

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 31 августта 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VIII Казан халыкара һәвәскәрләр, яшьләр һәм балалар киносы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада«ИМАН Фильм» продюсерлык үзәге директоры, VIII Казан халыкара һәвәскәрләр, яшьләр һәм балалар киносы фестивале башкаручы директоры Кузьма Морозов, режиссер – кинооператор, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Эчке эшләр министрлыгы премиясе лауреаты, фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе Николай Морозов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Рифкать Йосыпов һәм институтның кинематография һәм телевидение факультеты деканы Ольга Бериева катнашачак.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot