news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале турында сөйләячәкләр

26 августта узачак матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 26 августта, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында (12нче катта)  «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Халисә Исмәгыйлева һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале 2019 елның 30 августында 15:00 сәгатьтә Казанны. Г.Камал театры янында була.

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot