news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтү турында сөйләшәчәкләр

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен күрсәткәндә гражданнарның хокукларын яклау һәм 2018 елда ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольне үстерү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрелә.

Чарада Татарстанның ТКХ өлкәсендә төбәкара иҗтимагый контрольлек итү үзәге башкарма директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов; Татарстанның ТКХ өлкәсендә төбәкара иҗтимагый контрольлек итү үзәге рәисе, РФ Федерация Советы әгъзасы Михаил Застела, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләгән һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100