news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 24 мартта 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә халыкның белемлелегенә һәм торак хуҗаларының хокукларын яклауга багышланачак.

Матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, “Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге” җитәкчесе Михаил Застелла, үзәкнең башкарма директоры Дмитрий Романов гомуми проблемалар, характерлы шикаятьләр һәм аларны чишү юллары турында сөйләячәкләр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100