Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар-информ"да Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында сөйләячәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" агентлыгында Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыру буенча республикада яшәүчеләрдән килгән тәкъдимнәр хакында сөйләячәкләр. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнаша.
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарийларда яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз