news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да татарстанлыларга медицина ярдәме күрсәтү шартлары турында сөйләячәкләр

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 23 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат очрашуында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре республика халкына медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләячәк.

Очрашуда Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева, Татарстанның баш эпидемиологы Наталья Ивойлова, Татарстанның ашыгыч ярдәм буенча баш белгече Марина Воронцова һәм Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов катнашыр дип көтелә.

“Татар-информ” агентлыгы сайтында матбугат очрашуының он-лайн трансляциясе оештырылачак. Сорауларны видеога комментарийларда язарга мөмкин.

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация pr@tatar-inform.ru почтасы аша башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot