news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Татарстандагы санитар-эпидемиологик хәл турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 июньдә, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина катнашачак.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Игътибар! Массакүләм матбугат чаралары вәкилләреннән һәм чарада катнашырга теләүчеләрдән алдан ук үз сорауларын WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номерына һәм pr@tatar-inform.ru электрон адресына җибәрүне сорыйбыз. Шулай ук онлайн-видеога комментарийларда сораулар бирергә була. Матбугат чарасын күрсәтү сорала.

Массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100