news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). 9 гыйнварда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуы узачак.

Матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр эшләр министрлыгы һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре – гыйнварның беренче көннәрендәге һәлакәтләр һәм зыян күрүчеләр турында сөйләячәк, шулай ук бәйрәм көннәрендәге эш нәтиҗәләре белән таныштырачак.

“Татар-информ” сайтында матбугат очрашуыннан онлайн-трансляция оештырылачак. Сорау бирергә теләүчеләр аларны видеога комментарийларда язып калдыра ала.

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү электрон почта аша үткәрелә: pr@tatar-inform.ru. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100