news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да Татарстанда тилчә авыруына каршы көрәшү чаралары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 11 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанда тилчә авыруы килеп чыга калган очракта ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләшәчәкләр.

Матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов һәм Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе ветеринар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100