news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да Татарстанда ресторан бизнесы һәм кунакчыллык турында сөйлиячәкләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 10 август , "Татар-информ"). 10 августта 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Татарстанда ресторан бизнесы һәм кунакчыллыкка багышлана. Чарада шулай ук сүз Tatarstan Top Hotels&Restaurants Award 2017 премиясе турында да барачак.

Матбугат конференциясендә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм “Татарстан Республикасында туризмны үстерү үзәге” җитәкчесе Оксана Саргина катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100