news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да Татарстанда "Бердәм кардиолог-рентгенолог" проекты турында сөйләячәкләр

Журналистларны pr@tatar-inform@mail.ru электрон почтасы аша теркәү бара.

"Татар-информ"да Татарстанда "Бердәм кардиолог-рентгенолог" проекты турында сөйләячәкләр
Султан Исхаков

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). 9 июньдә, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан республикасында "Бердәм кардиолог-рентгенолог" акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Искәртеп үтәбез, бу проект буенча Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Моның өчен Казанга килү кирәк түгел.

Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Ростислав Туишев һәм Республика клиник онкология диспансерының дәвалаү бүлеге бүлеге буенча баш табиб урынбасары Рефат Куртасанов җавап бирәчәк.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе булачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә сорауларын калдыра ала.

Журналистларны pr@tatar-inform@mail.ru электрон почтасы аша теркәү бара

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100