news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Татарстан буенча социаль иминиятләштерү төбәк бүлеге эшенә нәтиҗә ясала

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" матбугат агентлыгы Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге ел нәтиҗәләре һәм алга таба планнарына багышланган матбугат конференциясе уздыра.

Спикерлар - Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, вакытлыча эшкә яраксыз булганда һәм хатын-кыз бала тапкан очракта иминиятләштерү бүлеге җитәкчесе Аида Волкова,  һөнәри хәвефләрдән иминиятләштерү бүлеге башлыгы урынбасары Мәрҗән Булатова, инвалидларны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Марат Сагиров.

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100