news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да "Татарча диктант" турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясе 23 ноябрь көнне сәгать 10да башлана.

 (Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). 23 ноябрь көнне сәгать 10.00дә "Татар-информ" матбугат үзәгендә "Татарча диктант" акциясенә багышланган матбугат конференциясе оештырыла. 

Катнашалар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова.

Матбугат конференциясенә аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

Онлайн карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/136/

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” акциясе 9 илдә һәм 20 төбәктә узачак - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” узачак урыннар:
1.Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2.КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3.КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4.Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)
5.Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51)

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100