Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ"да "Татарча диктант" нәтиҗәләре турында сөйләшәчәкләр
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). 16 гыйнвар, 10 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Татарча диктант" нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Матбугат конференциясендә Казан федераль университетының татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова һәм КФУ доценты Гөлназ Могътәсимова катнаша.
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru
Матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында оештырылачак.
Искәртеп үтик, 2017 елның 25 нче ноябрендә Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит илдә "Татарча диктант" яздылар. Әлеге чараны оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек сайланган иде.
Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:
“5ле” алучылар – 29 процент;
“4”ле гә язучылар – 27 процент;
“3”ле алучылар – 36 процент;
“2” ле – 8 процент.
Барлыгы 2 меңнән артык эш язылган. 2016 елда татарча диктантны 700 тирәсе кеше язган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз