news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Татар яшьләре көннәре» форумына багышланган матбугат конференциясе була

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 августта, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «Татар яшьләре көннәре» форумына багышланган матбугат конференциясе була.
 
Матбугат конференциясенең спикерлары – Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина һәм Омскидан килгән делегат Чулпан Фәхретдинова. 
 
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
 
Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100