Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ”да татар телендә мультфильмнар чыгару турында сөйләячәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе татар телендә мультфильмнар чыгаруга багышланачак.
Журналистлар белән аралашуда «Татармультфильм» нәшриятының башкарма директоры Алсу Мәрданова, «Аксу» продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров һәм «Фиксиләр» мультфильмын татар телендә тавышландырган артистлар – Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов һәм Казандагы 111нче мәктәп укучысы Энҗе Әхмәтҗанова булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясе татар телендә барачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз