“Татар-информ”да татар театрларының сезон нәтиҗәләре турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). 28 июнь көнне, 12.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар театрларының сезон нәтиҗәләре хакында сөйләшәчәкләр.
Матбугат конференциясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече Нияз Игъламов, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева катнаша.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru