news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да татар радиоларның хәзерге проблемалары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясе бүген сәгать 11дә башлана.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Бүген "Татар-информ” матбугат үзәгендә “Милли радио бүген үсештәме?” дигән темага матбугат конференциясе узачак.

Очрашу сәгать 11.00 башлана. Спикерлар - “Болгар радиосы”ның баш редакторы, продюсер Илфар Кәримов, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов, “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева һәм “Татар радиосы”ның баш редакторы Айваз Садыйров.

Очрашуда сүз милли радиостанцияләрнең актуаль проблемалары һәм үсеш перспективалары хакында барачак.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot