news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да татар альтернатив музыкасы вәкилләре белән очрашу була

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). “Татар-информ”да татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узачак. Очрашу вакыты - 18 апрель, 11.00 сәгатьтә.

Спикерлар: Yummy music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров, “Gauga” төркеме солисты Оскар Юнысов, “Juna” төркеме солисткасы Ания Фәйзрахманова, рэп башкаручы Альберт Нурминский, музыкант Рәдиф Кашапов.

Очрашуда сүз бүгенге альтернатив татар музыкасы юнәлешләре хакында барачак.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

Адрес: Декабристлар урамы, 2, Татмедиа, 1 кат (брифинг залы)

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot