news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да тәмәке тартуга каршы көрәш турында сөйләячәкләр

Мәгълүмат агентлыгының сайтында матбугат конференциянең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

"Татар-информ"да тәмәке тартуга каршы көрәш турында сөйләячәкләр
Султан Исхаков

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, 5 июньдә, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Вейп, кальян, тәмәке турында: төтен пәрдәсен күтәрәбез" дигән тема астында тәмәке тартуга каршы көрәшкә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең туклану гигиенасы бүлеге җитәкчесе урынбасары Ольга Фомичева, "Общее дело" федераль проектының Татарстан бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов җавап бирәчәк. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе күрсәтеләчәк. Теләгән кешеләр сорауларын видеога шәрехләрдә калдыра ала. 

Журналистлар аккредитациясе pr@tatar-inform. ru электрон почтасы аша башкарыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot