news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да төбәкләрдәге татар журналистларына яңалык бирү ысулларын өйрәттеләр

Төбәк журналистлары өчен оештырылган семинар-укуга Россиянең 19 регионыннан 50 журналист килгән.

"Татар-информ"да төбәкләрдәге татар журналистларына яңалык бирү ысулларын өйрәттеләр
Султан Исхаков

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов төбәкләрдән килгән журналистлар өчен мастер-класста текстларда яңалык табу, матбугат чарасына укучыларны җәлеп итү, яңалыкларны замана укучысына кызыклы итеп бирү буенча киңәшләре белән уртаклашты. 

  • 27-28 ноябрьдә Казанда “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениедә эшләүче журналистлар өчен семинар-уку үтә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Семинар-укуга Россиянең 19 регионыннан 50 журналист килгән.

Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә нәшер ителә торган “Яңарыш” газетасы корреспонденты Ләйсән Әхмәтова сүзләренчә, журналистлар өчен мондый очрашу беренче тапкыр оештырыла. “Төрле регионнардан җыелган журналистлар мәгълүмат туплау һәм заманча иҗат итү турында сөйләшә. Үзебезнең матбугатны үстерү һәм язылучылар җыю турында сөйләшү – очрашуның иң әһәмиятле мизгеле”, - диде журналист.

Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә электрон матбугатның яшьләр арасында популяр булуын әйтте. “Яшь буын өчен электрон матбугат отышлырак, чөнки яшьләр кәгазь газета тотып укырга риза түгел. Өлкән буын кешеләре генә кәгазь басмаларны укуны дәвам итә. Шунысы куанычлы, аңа карамастан татар телле басмаларның һәм гомумән газеталарның тиражлары кимеми”, - диде Ләйсән Әхмәтова.

Оренбург өлкәсеннән журналист Мансур Сәгъдиев, татар телле матбугат аз булуга басым ясап, мастер-класс турында сөйләде. “Без әлеге мастер-класста “Контентны ничек әзерләргә?”, “Материалны кайда һәм ничек чыгарырга?”, “Язылучыларны ничек ишәйтергә?” дигән сорауларга җавап таптык. Конкрет татар мәгълүматы турында сөйләштек. Төгәлләштерү – ул бик әһәмиятле әйбер. Халык бит бүгенге көндә интернеттан мәгълүмат табу белән кызыксына. Татарча мәгълүмат эзләүче кешеләр күп булса да, татар телле матбугат бик аз”, - диде ул.

Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева Төмәндә татар телле матбугат бетеп баруын әйтте. “Безнең аудитория – олы яшьтәгеләр. Без яшьләрне җәлеп итү максатыннан эшлибез. Төмән өлкәсендә татар теле мәсьәләсе бик кискен тора. Хәзер бит яшьләр татар телен белмиләр, укучылар бары тик олылар булу шуның белән бәйледер инде ул. Рус теленә азмы-күпме күчергә уйламыйбыз, чөнки русча яза башлаганнар гомумән руслашып бетә. Төмәндә, әйтергә кирәк, татар телле басмалар бетеп бара”, - диде Гөлсинә Ташкеева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100