news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче чаралар турында сөйлиячәкләр

Журналистлар сорауларына Татарстанда кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җавап бирәчәк.

(Казан, 25 июль , "Татар-информ"). Иртәгә, 26 июльдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сүз Татарстан сулыкларында куркынычсызлыкны тәэмин итүче өстәмә чаралар турында барачак.

Журналистлар сорауларына Татарстанда кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җавап бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100