news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да суда куркынычсызлык темасына матбугат очрашуы була

Матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бүген, 7 августта, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Коену сезонында су объектларында куркынычсызлык" темасына матбугат очрашуы була.

Матбугат конференциясендә су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсендә кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов катнаша.

"Татар-информ" сайтында пресс-конференция онлайн режимда күрсәтелә.

Теләгән кешеләр онлайн видеога комментарийларда һәм WhatsApp та +7 (927) 037-91-10 номерына сорау-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Матбугат чарасының исемен күрсәтүегез сорала.

Аккредитация турында pr@tatar-inform.ru электрон почтасына хәбәр юлларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100