news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да шәхси торак һәм бакча йортларын яңача рәсмиләштерү турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да шәхси торак һәм бакча йортларын яңача рәсмиләштерү турында сөйләячәкләр
Султан Исхаков/архив

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында шәхси торак һәм бакча йортларын яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ада Зәйдуллина, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Наил Галиев, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Анастасия Латыйпова катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарийларда яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


 

news_right_1
news_right_2
news_bot