news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да сезонлы грипп, аның симптомнары һәм ничек йоктырмау турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Иртәгә, 17 гыйнварда, 13.00 сәгатьтә  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе сезонлы грипп йоктыруның беренче очраклары ачыклану уңаеннан Татарстандагы эпидемиологик вазгыятькә багышланачак.

Грипп, аның симптомнары һәм аны ничек йоктырмау турында Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертинов һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләр дип көтелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100