news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да салымнар буенча бурычларны кайтару турында сөйләячәкләр

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 28 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстан катнаш бюджетына салымнар буенча бурычларны кайтару һәм салым өлкәсендә җинаятьчелек белән көрәш темасына багышлана.

Матбугат конференциясендә Россия салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесесе урынбасары Эльвира Лабашова һәм Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге җитәкчесе Ринат Акчурин җентекле мәгълүмат бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100