news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). 19 июль көнне, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз җырчының 30нчы сезон кысаларында узачак концертлары хакында барачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100