news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Сәмрух-2019» премиясен тапшыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да «Сәмрух-2019» премиясен тапшыру турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 6 февральдә, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Сәмрух-2019» премиясен тапшыруга һәм 2020 елның җәендә оештырылачак чараларга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Сәләт»нең җәйге ял итү кампаниясе координаторы, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов, «Сәмрух -2019» премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе җиңүчесе, «Сәләт — Саба» — 2020 аланы директоры Гөлназ Гатина, «Сәләт» клубы президенты, «Әйдаманнар мәктәбе» катнашучысы Тимерхан Шәйхетдинов катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100