news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Сәләт" лагеренең җәйге кампанияләре һәм форумнары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да "Сәләт" лагеренең җәйге кампанияләре һәм форумнары турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 23 апрельдә, 10:00 сәгатьтә "Татар-информ"да "Сәләт" лагеренең җәйге кампанияләренә һәм форумнарына багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры урынбасары, “Сәләт” җәйге профильле сменалары координаторы Игорь Смирнов, “Сәләт” Клубы президенты, “Сәләт- Яр Чаллы”, “Сәләт-АкБүре” җәйге профильле сменалары директоры Миләүшә Сираҗиева катнашачак.  

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot