news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да русча-татарча тәрҗемә үзенчәлекләренә багышланган фәнни лабораториум уза

Тел галимнәре татар журналистларын русча-татарча тәрҗемә үзенчәлекләренә төшендерәчәк.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан оештырылган лабораториумда татар теле галимнәре журналистларны русча-татарча тәрҗемә үзенчәлекләренә төшендерәчәк. Очрашу Декабристлар урамы, 2 йорттагы матбугат үзәгендә көндезге сәгать өчтә башлана.

Лабораториумда русчадан татарчага тәрҗемә ителәчәк сүзләр түбәндәгеләр: Роспотребнадзор, обременение (снять с обременения), за столом, с праздником, поручение (Президент поручил), смертный, свежий, репрессирование, раскулачивание, опекун, налоговый вычет, за рулем, женственность, стена, процесс. Экспертлар: Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Чулпан Харисова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов, КФУ доцентлары Гөлфия Һадиева, Халисә Кузьмина, Айрат Йосыпов, Энҗе Кадыйрова.

Лабораториумга гаммәви мәгълүмат чаралары һәм нәшриятләр вәкилләре, укытучылар, тел белгечләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru/ "Татар-информ" сайтында лабораториумнан онлайн трансляция дә оештырыла. Аны карау өчен, сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/114/

Исегезгә төшерәбез: "Татар-информ"да лабораторим инде икенче мәртәбә уза. Беренче лабораториумда ачыкланган тәрҗемә үрнәкләре биредә. Лабораториумның максаты - татар журналистларына, тел белгечләренә һәм текстлар белән эшләүчеләргә русча-татарча тәрҗемә принципларын өйрәтү. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рәмис Латыйпов, проектның әһәмиятен аңлатып: "Заман үзгәрә, шул сәбәпле, тел дә үсештә булырга – яңа сүзләр, гыйбарәләр барлыкка килергә тиеш. Икенчедән, татар теленә рус теленең тәэсире бик көчле булу сәбәпле, татар теле калькалар белән чуарланган. Без тел төп эш коралы булган кешеләр һәм галимнәр белән берлектә татар теле үсешенә өлеш кертергә телибез" - ди.

КФУ галиме Гөлшат Галиуллина фикеренчә, һәр көнне телдә яңа бер сүз, калып туа. "Аның нормага салынганмы-юкмы, дөресме икәнен ачыкларга безнең хәтта вакытыбыз да җитми. Шул сәбәпле, тел эчке яктан үзгәреш кичерә. Әгәр бу хакта уртага салып сөйләшмәсәк, киләчәктә тел нинди юнәлештә үсәчәк дигән сорауга җавап таба алмаячакбыз”, – ди Гөлшат Галиуллина. Аның сүзләренчә, хәзерге заманда журналистлар, галимнәр күпчелек рус һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итү белән шөгыльләнә һәм материалны тәрҗемә итү, нигездә, калькага кайтып кала. “Калька исә телнең эчке төзелешенә тәэсир итә торган күренеш. Алынмалар ул дәрәҗәдә тәэсир итми, ә калька тәэсир итә. Ягъни телнең табигый агышын үзгәртә”, – ди галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100