news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткән Сабантуйлар турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдә, сәгать 12 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе 2016 елда Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә үткән Сабантуй бәйрәме йомгакларына багышланачак.

Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot