news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Республика һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар хакында сөйләячәкләр

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырылачак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген, 12.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чаралары хакында сөйләячәкләр. 
 
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов чараның программасы белән җентекләбрәк таныштырачак.
 
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла.  
 
Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100