news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясе уза

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

"Татар-информ"да Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясе уза
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 май, “Татар-информ”) Иртәгә 25 майда 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында изге Рамазан ае башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак. Чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. Шулай ук журналистларның сорауларына аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да җавап бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе дә алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot