news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да пенсия һәм бер тапкыр бирелә торган акча турында сөйләячәкләр

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 2 февраль көнне сәгать 11.00 дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе була. Ул Татарстан Республикасында 2017 елда пенсияне индексацияләү һәм пенсинерларга бер тапкыр түләнә торган акчага багышлана.

Очрашуда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук катнашачак.

“Татар-информ” агентлыгы сайтында матбугат очрашуының он-лайн трансляциясе оештырылачак. Сорауларны видеога комментарийларда язарга мөмкин.

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация pr@tatar-inform.ru почтасы аша башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot