Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ"да «Мин татарча сөйләшәм» акциясе турында сөйләячәкләр
26 апрельдә Казанда гала-концерт һәм акциянең йомгаклау нәтиҗәләрен игълан итү булачак.
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). 24 апрель көнне, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә багышланган матбугат конференциясе булачак. Исегезгә төшереп үтәбез, 26 апрельдә Казанда гала-концерт һәм әлеге акциянең йомгаклау нәтиҗәләрен чыгару булачак.
Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисеТәбрис Яруллин, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова, музыкант, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов, сәнгать белеме кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше кафедрасы доценты, РФ Рәссамнар берлегенең әгъзасы Гүзәл Фәйзрахманова һәм "Татар-дозор" квест-уены координаторы, КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков катнашачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз