news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 23 апрельдә, 13:00 сәгатьтә "Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада татарча Википедия вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов, Чаллы шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәева, форум активисты, татар теле укытучысы Рашат Якупов, форум активисты, Татар-дозор уенын оештыручы Лилия Туктарова катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100