news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Милли мультfest» балалар кинофестивале турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла.

«Татар-информ»да «Милли мультfest» балалар кинофестивале турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 20 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Галиәсгар Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot