news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачылу турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 октябрьдә, 10:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачылуга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов, Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot