Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ”да “Маяк” җитештерү комбинатында булган шартлаудан соң татар авылларының язмышы турында сөйләштеләр
Моннан 55 ел элек булган фаҗига Чернобыльдә булган авариядән 200 (!) тапкыр көчлерәк, әмма Кыштым катастрофасы турында белүчеләр аның кадәр күп түгел
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 29 сентябрьдә Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” җитештерү комбинатында 1957 елда булган шартлауга (ул тарихка Кыштым техноген катастрофасы булып керде) 55 ел тула. Бүген бу нисбәттән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеоконференция узды. Анда шартлау аркасында зыян күргән татар авылларында яшәүчеләрнең хокукын яклаган адвокат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Роза Фәрдиева, Татарстандагы атом-төш коралына каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарапов катнашты.
Алар техноген катастрофа тарихы, аның Чиләбе өлкәсе шәһәрләре һәм торак пунктлары, шул исәптән, Мөслим һәм Караболак кебек татар авыллары халкы өчен фаҗигале шаукымы турында сөйләде. Анда яшәүчеләрнең Татарстан җитәкчелегенә булган теләкләрен җиткерде.
Роза Фәрдиева сүзләренчә, моннан 55 ел элек булган фаҗига Чернобыльдә булган авариядән 200 (!) тапкыр көчлерәк, әмма Кыштым катастрофасы турында белүчеләр аның кадәр күп түгел, ә Чернобыль турында бөтен дөньяга мәгълүм. Чөнки соңгысының шаукымы Европага кадәр барып җиткән.
Альберт Гарапов билгеләп үткәнчә, бик зур сер булып сакланган Кыштым фаҗигасе турында мәгълүмат 1989 елда гына ачыла. Складта сыек радиоактив матдәләр салынган бак шартлап, бөтен күкне радиоактив болыт каплый. Моннан Россиянең берничә өлкәсе зыян күрә. Елгалар буйлап агымнары хәтта Төньяк Боз океанына кадәр барып җитә. Ә зыянның дистә еллар буена сузылганы, нәселдән-нәселгә күчә торган шакымы татар авылларына төшә. Бүген матбугат очрашуы вакытында менә шул авылларда яшәүче милләттәшләребез язмышы турында сөйләштеләр.
Хәзерге вакытта да “Маяк” җитештерү берләшмәсендә булган шартлауны искә алырга яртамыйлар. Чөнки аның нәтиҗәләре коточкыч, ул 1 миллионнан артык кеше язмышы белән бәйле. Роза Фәрдиева хәбәр иткәнчә, авариядән соң рус авылларында яшәүче кешеләр яңа елга кадәр башка экологик яктан чиста урынга күчерелә. Ә Татар Караболагы авылы кешеләрен кәгазьдә генә күчерәләр. Бүгенге көндә Чиләбе өлкәсе картасында бу авыл юк, әмма анда кешеләр яшәвен дәвам итә, мәктәп эшли, авария шаукымы нәтиҗәсендә вафат булганнар сигез зиратта ята. Кыштым фаҗигасе белән бәйле сер шулкадәр нык саклана: авариядән соң Татар Караболагы авылы кырларында башка кешеләрнең табынына эләкмәсен дип, иген җыйган һәм аны аерым чокырларга күмгән кешеләр, шул исәптән, 1-10 сыйныф укучылары да (600 ләп бала) Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар статусын озак кына еллар дәвамында ала алмый. Чөнки моны раслаучы рәсми документлар юк дип санала. Ә адвокат бу докуменларны табуга ирешә.
Кайчандыр 4500 кешесе булган авылда бүгенге көндә берничә йөз кеше гомер итә. Һәм аларның һәркайсы нинди авыру белән авырый, нурланыш бигрәк тә терәк-хәрәкәт органнарына зыян сала, кеше гомерен яман шеш авыруы белән тәмамлый. Әмма табиблар бу диагнозны куймый, кеше гомуми авырулардан дөнья куйган дип санала. Мутант, аяксыз-кулсыз балалар туа. Шулай да теге яки бу кеше авырый башлауга, алар хастаханәләргә мөрәҗәгать итә, үзләренә махсус тәгаенләнгән палаталарга кереп ята. Адвокат Роза Фәрдиева сүзләренә караганда, авыруларда төрле даруларны сынап карыйлар, нурланыш нәтиҗәләрен тикшерүне дәвам итәләр. Бу авыруларның хәтта “Тәҗрибә куяннары” дигән үз иҗтимагый оешмасы да бар икән.
1993 елга кадәр Кыштым техноген катастрофасы нәтиҗәсендә зыян күргән татар авылларына кагылышлы проблемаларны хәл итәргә тырышу нәтиҗә бирми. Бары тик шушы елда “1957 елда “Маяк” җитештерү берләшмәсендә булган авария нәтиҗәсендә нурланыш алган гражданнарны социаль яклау һәм Теча елгасына радиоактив калдыклар ташлау турында” федераль закон кабул ителә. Ә 2003 елда, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, беренче кешеләр (алар авария булган вакытта мәктәптә генә белем ала), күп каршылыклар узып, “чернобыльче” статусын алуга ирешә. Роза Фәрдиева сүзләренчә, бу мораль яктан бик зур җиңү була. Чөнки бу эшне алып барганда җирле хакимият органнары тарафыннан басым зур була.
Конгресс вәкилләренең Чиләбе өлкәсенә даими барулары, федераль инстанцияләргә кат-кат мөрәҗәгать итүләр нәтиҗәсендә, 2004 елда Мөслим авылы кешеләрен дә чистарак урынга күчерү, һәр гаиләгә 1 млн. сум күләмендә акча бирү турында карар кабул ителә. Әмма бу сумма халыкның күпчелегенә тулысынча барып җитми, күптәннән гозерләп сорап, хәзер күчерелгән урыннары да элеккегесеннән яхшырак булып чыкмый. Анда родон газы нурланыш биреп ята. Көнкүреш өчен шартлар, юллар, хәтта табиб та юк. Көн саен диярлек яман шеш авыруыннан 3-4 кеше вафат була. Бу авыл элеккесеннән бер километр ераклыкта гына урнашкан.
Фаҗига шуның белән коточкыч: нурланыш алган кеше үзе үлеп китсә дә, нурланыш шаукымы аның бөтен нәселенә җитә, балалар гарип туа. Авария булганнан соң ук күчеп киткән кешеләр дә нурланыштан качып котыла алмаган. Роза Фәрдиева сүзләренчә, Кыштым катастрофасыннан зыян күргән беренче буын кешеләрнең саны 500 меңнән артып китә.
“Маяк”тан зыян күргән җирләр, Теча елгасы (аның ләмендә бик күп радиоактив матдәләр тупланган) бүгенге көндә бернигә яраксыз. Альберт Гарапов хәбәр иткәнчә, нурланыш сәгатенә йөздән артык микрорентгенга җитә. Бу күрсәткеч 50 булганда ук, андагы кешеләрне ашыгыч рәвештә күчерү таләп ителә. Әмма хакимиятнең зыян күргән җирләрне чистартуга нисбәтле конкрет планы юк.
Авариядән зыян күргән җирләрдә яшәүче милләттәшләребез Татарстанга күчеп кайтырга тели, өлкәннәр “яшьләр булса да, чиста җирләрдә яшәсен иде” дип борчыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз