news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да “Манзара” спорт-музыкаль премияләрен тапшыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

“Татар-информ”да “Манзара” спорт-музыкаль премияләрен тапшыру турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 15 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә “Татар-информ”да “Манзара” спорт-музыкаль премияләрен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Манзара” проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрдәнов, “Манзара” 2018 премиясе иясе, көрәш буенча берничә тапкыр Россия чемпионы Раил Нургалиев, җырчы Римма Никитина катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot