news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Мандариннар" китабын тәкъдим итү турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясе 7 март көнне 13.00 сәгатьтә була.

"Татар-информ"да "Мандариннар" китабын тәкъдим итү турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). 7 март көнне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында яшь язучы Ландыш Әбүдәрованың "Мандариннар" китабын тәкъдим итү кичәсенә багышланган матбугат конференциясе булачак. Кичә театральләштерелгән тамаша рәвешендә Кариев театрында уза, аны "Калеб" яңа буын җыены уздыра. 

Китап тәкъдим итү кичәсенең форматы турында матбугат конференциясендә автор Ландыш Әбүдәрова, режиссер Әминә Миндияр, сценарий авторы Луиза Янсуар, Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин сөйләячәкләр. 

“Татар-информ” сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Онлайн-видеога комментарий, +7 (927) 037-91-10 номерына WhatsApp мессенджерында сораулар бирү мөмкинлеге була. Сорау биргәндә, матбугат чарасын күрсәтү сорала.

Журналистлар аккредитацияне pr@tatar-inform.ru адресы буенча уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot