news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да мөслимәләрнең хәзерге җәмгыятьтәге проблемалары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясе иртәгә 11.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Иртәгә “Татар-информ”да “Хәзерге заманда мөслимәләр” дигән темага матбугат конференциясе узачак.

Матбугат конференциясе 11.00 сәгатьтә башлана. Спикер -  Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина.

Очрашуда сүз бүген җәмгыятьтә хатын-кызларның роле һәм проблемалары хакында барачак.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot