news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләячәкләр

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 21 августта, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яңа уку елында ачылачак яңа мәктәпләр хакында фикер алышачаклар, шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң мәктәпләрнең торышы турында сөйләячәкләр.

Журналистларның сорауларына төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев җавап бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100