news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да мәктәпләр төзелеше турында сөйләячәкләр

Агентлык сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 1 август, «Татар-информ») Иртәгә, 2 августта, 13.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мәктәпләр төзелеше» темасына багышланган матбугат конференциясе узачак. Чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Бу чараны яктыртуда катнашырга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100