news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО форумы турында сөйләшү була

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 31 августта, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә Казанда узучы мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО форумына багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татарстанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Татьяна Ларионова катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр онлайн -видеога шәрехләрдә, WhatsApp +7 (927) 037-91-10 номеры аша үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Сорауларда массакүләм матбугат чарасының исемен күрсәтү кирәк.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot