news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Әлмәт театры гастрольләре турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

“Татар-информ”да Әлмәт театры гастрольләре турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 15 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры режиссеры Ильяс Гәрәев, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100