Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ"да "Әлмәндәр варислары" балалар театр иҗаты фестивале турында сөйләячәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 10 февральдә, 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтәчәк. Ул Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” II Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесенә багышланачак.
Матбугат конференциясендә чараны оештыручылар катнашачак. Алар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев, фестивальнең башкарма директоры Илсөяр Шиһапова , “Мәйдан” телеканалының баш режиссеры Эдуард Үтәгәнов.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясе татар телендә барачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз