news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Ку" татар рок-спектакле турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.tatar почтасы аркылы башкарыла.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 27 апрель көнне, 11 сәгатьтә “Татар-информ”да Татар иҗади яшьләренең яңа эксперименталь проекты - “Ку” рок-спектакленә багышланган матбугат конференциясе уза.

Спикерлар - спектакльнең режиссеры, драматург Илшат Сәетов, режиссер ярдәмчесе, театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев, композитор, Gauga төркеме солисты Оскар Юнысов һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

Мәгълүмат өчен. “Ку” рок-спектакленең премьерасы 11 май көнне Камал театрының Кече залында булачак. 

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot